Әйлән–бәйлән уен гына түгел, ә чуваш халкының тарихи елязмасында Уяв бәйрәменең төп нигезен тәшкил итә торган йола. Шушы араларда Татарстан Республикасыныңа чуашлар тупланып яшәгән төбәкләрендә Уяв йола бәйрәме гөрли. Нурлат шәһәрендә узганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Уяв бәйрәменең борынгыдан калган йоласы. Нурлат районының чуваш милли мәдәни үзәге җәмәгать эшлеклесе Вячеслав Байдуганов җир анага мөрәҗәгать итеп, мул уңыш сорап гыйбадәт кыла. Ә аннары җиргә казык кагыла.
Казык кагу яхшы, игелекле эшнең башлануын аңлата. Эш дигәннән чуваш халкы бик тырыш. Әнә бит «Осталар шәһәре» күргәзмәсе яныннан китәсе дә килми. Агач самаварга кадәр бар.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә иң төп кунак Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп әлеге бәйрәмне чуашларның гына түгел, Татарстанның барлык халыкларының дуслык чыганагы дип атады.
Чуваш бәйрәменең милли ишегаллары белән танышканнан соң туган бәя ул. Уяв Чуваш халкының бай мәдәни һәм рухи мирасы белән таныштыру өчен бер дигән форсат. Мәйданда традицион чигү үрнәкләре һәм күпсанлы орнаментлар белән бизәлгән интерактив мәйданчыклар эшләде. Күпләрне Кул эшләре чорын чагылдырган ишегалды җәлеп итте.
«Әбием сандыгы» халык иҗаты мәйданчыгында да хуҗабикәләр бик сөйкемле. Людмила Макарова үзе генә дә бер хәзинә.
Рәхәтләнеп өч телдә аралашкан Люда түти интерактив такталар заманында укымаган , ләкин нигә кирәк дип тормаган татар телен дә , рус телен дә өйрәнгән. Ә хәзер барлык шартлар тудырыла . марат Әхмәтовның да Уяв бәйрәмендә катнашуының төпр сәбәбе тел вәзгыятен яхшырту. Нәкъ шул җәһәттән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү һәм «Киләчәк» балалар иҗаты үзәкләренә интерактив такталар бүләк итте.
Алга китеш сизелә. Узган ел «Камыр Батыр» һәм «Буратино» балалар бакчаларында чуваш телендә балалар тәрбияләүче яңа төркемнәр , ә Яңа уку елында «Чык тамчысы» балалар бакчасында чуваш телендә белем һәм тәрбия бирү белән бер төркем ачыла дип белдерде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин. Районның алты мәктәбендә чуваш теле укытыла. республикакүләм Чуваш чибәре Анастасия Павлова Егорка авылындагы мәктәпнең 11 сыйныфына күчкән.
Бу бәйрәм яуваш халыкның гына түгел башка милләтләрнең дә яраткан бәйрәменә әверелде.
Кунаклар игътибарына Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее талантлы якташлары Николай Плонишның күренекле картиналарының оригиналларын тәкъдим итте, Яковлевның борынгы мәктәбе дә белем сагында.
Чуваш халыкының АçЧчун мăыЫррйЕине ан тДÿнтДЕр , ягъни атаң мичен сүтмә дигән мәкале бар. Мәгънәсе тамырларыңны, тарихыңны бел дигәнне аңлатта. Уяв бәйрәме — нигезендә гореф-гадәт яткан үткәнне бүгенге белән тоташтыручы рухи мирас. Нурлатта әлеге бәйрәм республикакүләмендә 2006 елдан бирле үткәрелә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Нурлат районыннан махсус Татарстан яңалыклары.