Алтынчы-сигезенче июльдә Казанда «АГРОВОЛГА 2022»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза. Бу Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга.
Масштаблы экспозиция әзерләнде, кырларда эшлекле форум оештырылды. Күргәзмәдә агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итүче дүрт йөзгә якын компания катнаша. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьләр, селекциядәге казанышлар, ашламалар, терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, нәсел материаллары, азык өстәмәләре, ветеринария препаратлары тәкъдим ителә. Республиканың иң яхшы нәселле сыерларын сайлап алалар, Иң яхшы ветеринарны билгелиләр, механизаторлар «Трактор-шоу» бәйгесендә үз осталыкларын күрсәтә.