Татарстанда «тычкан бизгәге» белән авыручылар саны уртача күрсәткечтән 4 тапкыр артыграк. Бу хакта Роспотребнадзорның республика идарәсендә әйтелде. Әлеге йогышка каршы вакциналар юк, үзеңне саклауның бердәнбер ысулы-гигиена кагыйдәләрен үтәү. Белгечләр табигатьтә, дача участокларында бик сак булырга өндиләр.
Баһадир гәүдәле, спорт белән актив шөгыльләнгән ирне дә саксызлыгы сәбәпле, тычкан бизгәге эләктергән. Вирус санаулы көннәрдә сәламәт ир-атны аяктан еккан, хастаханәгә салганнар.
Хәлсезлек, баш авырту, калтырану билгеләре булды, ике юрган ябынып йокладым. Бу кадәр куркыныч чир дип уйламаган идем. Сакланырга кирәк икән.
Илшат кайда һәм кайчан чир йоктырганын белми, басуда эшли. Тик тычкан бизгәге, икенче төрле әйткәндә бөер бизгәге сәламәтлегенә җитди зыян салган.
Тычкан бизгәге белән чирләү бик гади – вируслы кимерүче бүлеп чыгарган сыеклыкка очраклы гына кагылу яки ул узган җирдән тузан сулау да җитә. Шәһәрдә «яшел зоналар»ны вируска каршы эшкәртәләр. Ә табигатьтә саклануы кыен.
Владислав Антонов белән нәкъ шулай булган. Дуслары белән балык тотарга баргач, чирне йоктыра.
Тән температурасы күтәрелде, күңел болганды, аппетит юкка чыкты.
Вирус бик куркынычлы, хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин.
Әгәр кеше белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итсә, бернинди тискәре йогынтысы булмый. Әгәр соңарган икән-йогышлы вирус кан тамырларын, бөерләрне зарарлый.
Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларенә караганда, Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны уртача федераль күрсәткечтән 4 тапкыр артыграк. Белгечләр кимерүчеләргә каршы эшкәртүне, табигатьтә булганнан соң яхшылап юынырга, калдык азык-төлекне ашамаска киңәш итә. Бу вируска каршы вакциналар юк.Үзеңне саклауның бердәнбер ысулы-гигиена кагыйдәләрен үтәү.
Вадим Струминский, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.