Казанда борынгы ГО өстәл уены буенча Бөтенроссия конгрессы уза. 300гә якын көчле спортчы Кытай Халык Республикасының Генконсулы Кубогы ярышларында катнаша. Республикабыз осталарына Якутскида Россия Кубогы финалында чыгыш ясау мөмкинлеге була.
Борынгы кытай уенының стратегиясенә 10 яшьлек Иван тиз төшенгән. Шахмат, шашка уеннары вакытында тынлык хөкем сөрә. Тактада Ак Һәм Кара таш. Интеллектлар бәрелеше киеренке тынлыкта бара.
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә популяр өстәл уены мәктәп программасына кергән. Кытай Халык Республикасының Татарстандагы консуллыгы Казан Го мәктәбе белән актив хезмәттәшлек итә. Кытай Генконсулы Кубогында катнашалар.
ГО уены белән төрле дәрәҗәдәге уенчылар осталар да, яңа башлаучылар да мавыга. Казанда Го Бөтенроссия конгрессы 300ләп спортчыны җыйды. Фаворитлар — Казан егетләре.
Го уены белән гүзәл затлар да мавыга. Хатын-кызларга логика җитешми дип шаяртсалар да, нәкъ менә безнең хатын-кызлар Россия чемпионатында җиңүчене билгелиләр.
Төп бурыч-кырда көндәшкә караганда зуррак территорияне яулау. Киләсе йөреш бөтен уен барышында хәлиткеч булырга мөмкин. Михаил өчен төп көндәше әнисе, ул Го уенында зур тәрибә тупларга өлгергән.
Казанда узган Россия Кубогы этабында җиңүчеләр финалда август аенда Якутскида очраша.
Эльмира Исмәгыйлова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.