Яңа кагыйдәләр буенча җир кишәрлекләрен рәсмиләштерергә мөмкин. Күчемсез милеккә хокукларны теркәүне гадиләштерүче федераль закон үз көченә керде.
Июльдән башлап «дача амнистиясе» вакытын тагын биш елга озайталар. Ул төзелгән торак йортларны документлары булмаган җирләрдә рәсмиләштерегә, шулай ук мондый объектлар урнашкан җир участокларын бушлай милеккә сатып алырга мөмкинлек бирә.