Татарстан Республикасының Күпмилләтле халык яшәгән районнарда ана телен өйрәтү ни дәрәҗәдә, алга китеш бармы? Зона семинар-киңәшмәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
«Киләчәк»кә алып барырга вәгъдә итүче әлеге иҗат үзәге бик күркәм күренә, әле бер ел элек кенә салынган бина. Әмма сәяхәтебез яңа бинадан түгел, ә тәҗрибә тупларга өлгергән милли тәрбия, белем бирүчеләр эшчәнлеге белән танышудан башланды. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәге Норлат райнының горурыгы. Үзләре аны тәгълим үзәге дип йөртә.
Наил хәзрәт белдерүенчә укыту диния назәрәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаган программалар ярдәмендә алып барыла.
Сөйләме, үзаңы күтәрелүчеләрнең үзләре белән дә аралаштык.
Ошатып укыгач бер ел эчендә шактый уңышларга ирешеп була. Мәсәлән, Алена Казакова кебек. Ул милләте буенча рус, әмма татарстанның дәүләт телендә аны тыңлап торган кайбер район башлыкларына үрнәк алырлык итеп сөйләшә.
Җәмгыятьтә соңгы елларда күзәтелгән тагын бер четрекле мәсьәлә, балаларның теле соң ачыла, сөйләм җитешсезлекләре дә ешайган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен логопедка ярдәмче аппарат та кирәк. Аны алуда ярдәм иткән өчен Роза Сабирова Марат Әхмәтовка барлык –әти-әниләр исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
«Кояшкай» балалар бакчасы Семинар-киңәшмәдә катнашучыларның чираттагы тукталышы. Шәһәрнең әлеге мәктәпкәчә учреждениесе татар телен сыйфатлы укыту буенча ресурс үзәге.
Биредә ай саен тәрбиячеләр өчен түгәрәк өстәлләр, квест-уеннар, остаханәләр уздырыла. Балалар бакчасы 5 ел дәвамында «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең төрле номинацияләрендә җиңүчесе.
Әнә шулай ишегалдында ук сәламләде кунакларны Сәләт сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары. Балалар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җитәкчесе Әдилә Юнысова сүзләренә караганда һәр белгеч үз эшен җиренә җиткереп башкара.
Музыка, бию, җыр аша милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне өйрәтүне максат итеп куйган сәнгать мәктәбеннән соң Кама арьягы районнарының район башлыклары, шулай ук мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре киләчәккә таба юл алды.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигән борынгыларыбыз. Бу җәһәттән киләчәк үзәгендә берничә остаханә ачылган.
Кунаклар өчен балалар татар милли орнаментларын ясап күрсәтте. Бик мавыгып эшлиләр Эшләгән кешегә комачауламый, юлыбызны дәвам иттерәбез.
Нурлат районында яшәүче халыкның 25 проценты чувашлар. Районның алты мәктәбендә чуваш теле укытыла. киләчәк үзәгенең Билингваль студиясенә йөрүчеләрне Надежда Алексеева чуваш теленә өйрәтә.
Зур горулык хисе белән Андрей Спиридонов дуслары белән таныштыра. Укытучыларны кунакларга Чуваш теле ана теле дип аталган ачык дәрес күрсәтте. Балалар уен формасында җиләк-җимеш исменәрен өйрәнде. Хура хурлаханның кара карлыган икәне, чиянең чия икәнен игътибар белән тыңласаң аңлашыла. Ни әйтсәң дә төрки телләр охшаш дип шәрехләде Марат Әхмәтов.
Бездә дә , Нурлатагы кебек да күпмилләтле халык яши дип уртаклашты үз фикерләре белән Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.
Балалар өчен ачылган сәнгать үзәкләрендә тел өйрәтүнең иң үтемле чарасы буларак я җыр , я театр түгәрәге ачылган.
Киләчәк үзәгендә дә театр түгәрәге икәү. Монысы кечкенәләр төркеме.
Икенче төркем курчак театры түгәрәгенә йөрүчеләр.
Киләчәктән сәлам җиткерүчеләрнең остазлары — Роза сафина. Тиктормаслар дип аталган курчак театры түгәрәге әлеге бина ачылаганчы ук оеша.
Тиктормас артистларының эше беткән аларга уйнарга да ярый, ә Семинарның пленар өлеше башланып кына китте. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, комиссия әгъзасы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Милли мәгариф идарәсе Идарә башлыгы Лилия Әхмәтҗанова катнашты.
Киңәшмәдә сүз районнарда ана телен өйрәтү, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару буенча эшнең торышы турында барды. Шулай ук БДИ, телләр буенча олимпиадаларда, грант конкурсларында, ана телен укыту һәм тәрбия эше, кадралар әзерләү буенча күрсәткечләр китерелде. Норлат районының узган еллар белән чагыштырганда алга китешен берниә тапкыр исткәртелде.
Район башлыклары белән сөйләшү барышында Марат Әхмәтов ана теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләгән укытучыларга акчалата премия бирү тәкъдиме белән Президентка мөрәҗәгать итәчәген белдерде һәм Рөстәм Миңнехановның комиссия гозеренә һәрвакыт хәерхаклы булуына рәхмәтләрен җиткерде. Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов күпмилләтле Нурлат районында туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Алмаз Әхмәтшинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Эшлекле сөйләшү нәтиҗәле булды. Әмма бу әле күлдә бер тамчы гына, дип белдерде Марат Әхмәтов Уяв бәйрәме аланында.
Ана теленең язмышын яңа кануннар буенча ата-ана хәл итә. Мәктәпләрдә ана телен укыту мөмкинлеге бар, әмма иң авыры ата-анага төшендерү ди Нурлат районы башлыгы.
Соңгы егерме елда гына да Татарстанның һәр районында диярлек 2 мең чамасы халык саны кимегән. Аеруча халкыбызның мәдәни, әдәби бишеге булган авылларда кеше саны азая. Югыйсә соңгы җанисәп алуда киресенчә татарстанда чагыштырмача халык саны арткан. Димәк шәһәрләшү шаукымы дәвам итә. Ә шәһәрләшү, гомумән дөньякүләм глобальләшү шартларында милли мәсьәлә кебек четрекле юнәлешнең кыйбласын югалтмау зур тырышлык һәм күмәк көч таләп итә. Татартстан Президенты карамагында оештырылган комиссия әнә шул күмәк көч булсын иде. Мәгълүм мәкальдәгечә күмәк көч күл күчерә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары өчен махсус Нурлат районыннан .