Корал сатып алырга теләүчеләргә, яшьләре буенча яңа чикләү кертелде. Кагыйдәләр катгыйланды — элек лицензияне 18 яшь тулгач, алып була иде. Хәзер 21 яшь тулгач кына бирелә. Корал сатуда тагын нинди чикләүләр бар? Хәбәрчебез кызыксынды.
Бу имтиханга коралга лицензия алу өчен 18 яшьлек егетләр даими рәвештә килә иде. Хәзер 21 яшькә кадәр чикләүләр кертелде. Россиядә кагыйдәләр катгыйланды.
Корал турында Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Төп яңалык – лицензия бирү яшенең артуы. Башка чикләүләр дә бар.
Яңа төзәтмәләр лицензияләү процедурасын катгыйландырды. Корал бирү тыелган затлар исемлеге дә киңәйтелде.
Төзәтмәләр аңлы рәвештә, авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән һәм башка хокук бозган затларга кагыла. Республикада 75 меңгә якын утлы корал теркәлгән. Хуҗаларына килгәндә, бу 44 мең 500 кеше.
Яңа кагыйдәләргә мондый аңлатма биреп була: көчле коралдан күп кеше файдалана алмый. Искәрмәләр дә бар: армиядә хезмәт иткән яки итүче, хәрби оешмаларда эшләүче 18 яшьлек егетләр үз коралларын булдыра ала.
Вадим Струминский, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.