Республика икмәгенең күләме һәм сыйфаты орлык фондының сыйфатына бәйле булачак. “Ни чәчсәң-шуны урырсың”, -дип халык юкка гына зйтми бит. Чәчүлек орлыкны махсус хуҗалыкларда игәләр. Шуларның берсе — Тукай районының Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында беренче ашлыкны кабул итүгә әзерләнәләр.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта ашлыкны югалтуларсыз җыеп алып, саклауга урнаштыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Уҗымнар мул үскән, урып-җыйгач, чистартып, киптерәләр. Заманча ындыр табагы тәүлегенә 60 тонна ашлык эшкәртеп, урнаштыра ала. Уңышның яртысы фуражга, икенче яртысы икмәк-күмәч пешерүгә тотыла.
Уңыш мул булыр дип көтелә. Май-июнь айларында һава шартлары уңай булды, әмма игеннәр соңарып өлгерергә мөмкин.
Хуҗалыкта 6 мең гектардан артык сөрү җире бар. Бодай, арпа, борчак, рапс игәләр.Авыл хуҗалыгы предприятиесе орлыкчылык белән шөгыльләнә. Башка хуҗалыкларны да орлык белән тәэмин итә.
Биредә сөтчелек тармагы да үсеш алган. Ике мең биш мал исәпләнә. Шуларның 750 се-савым сыерлары. Һәр сыер уртача 28 килограмм сөт бирә, ә уртача тәүлеклек савым 20 тоннадан артык.
Чәчүдән соң да авыл кешеләренә ял итәргә туры килмәде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып бетергәннәр, икенче катка әзерләнәләр. Ә август башында барлык көчне бөртеклеләр уңышын җыеп алуга юнәлтәләр.
Дмитрий Второв, Татарстан яңалыклары, Тукай районы.