Инвалидларга кирәкле яңалык. Бүген, 1нче июльдән башлап республикада инвалидлыкка чыгу яки аны озайту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә, ягъни инввалидлык айлты айга автомат рәвештә озайтылмый. Бу ковид йогышыннан саклану чараларының кимүенә бәйле.
Тагын бер мөһим мәсьәлә. Инвалидлыкны раслау алдыннан, медицина-социаль экспертизага юлламаны рәсмиләштерү өчен, медицина оешмасына алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында республика медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе – баш эксперты Ригель Низамов шушы кагыйдәләргә конкрет тукталды, тыңлаучыларны инвалидлык буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.