Казанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсендә сайлау процессы мәсьәләләре буенча интеллектуаль уен узды.
Викторинаны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе оештырды. Турнирда катнашучылар өчен биремнәр илебезнең генә түгел, башка дәүләтләрнең дә сайлау хокукына кагылышлы иде.
Һәркемнең сайлау кагыйдәләрен яхшы беләсе килә. Интеллектуаль уен белемнәрне ачыкларга булышты. Турнирда Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятеннән 7 команда катнашты.
Күрмәү яки начар күрү сайлауларда катнашырга комачауламый. Сайлау хокукын махсус әдәбияттан, аудиокитаптан өйрәнәләр. Викторинада белемнәр сынала.
Интеллектуаль турнир берничә этапта узды. Җиңүчеләрне җыелган баллар буенча билгеләделәр.
Фирүзә Насыйрова, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.