Безнең телерадиокомпания “Русфонд” хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Казаннан 4 яшьлек Реналь дә ярдәмгә мохтаҗ. Малай сирәк очрый торган кан авыруыннан интегә. Табиблар аны савыктыру өчен барысын да эшлиләр, матди ярдәм кирәк.
Ренальнең яраткан шөгыле –бертуган абыйсы белән куышлы уйнау. Тик авыру сәбәпле, малайга артыгын йөгерергә, башка балалар белән аралашырга ярамый.
Алты айлык чагында ук малай еш авырый башлый. Сәбәбе-лейкоз. Ренальгә сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утыртканнар,тик ул ныгып китә алмаган. Ә икенче операция уңышлы узган.Хәзер тернәкләнергә кирәк.
Сөяк миенең яңа тукымаларын тулысынча кабул итү, иммунитетны яхшырту, авыру симптомнарыннан арындыру өчен малайга даими рәвештә дарулар кабул итәргә, махсус тукланырга кирәк. Ярты елга курс узу өчен бәя бик югары – 585 мең сумнан артык. Гаиләнең мөмкинлеге юк. Малайга ярдәм итү өчен, 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ангелина Морозова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.