Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең «С чего начинается Родина» дип исемләнгән телемарафоны финалына чыгучылар безнең телерадиокомпаниягә кунакка килделәр. Иң яхшы башкаручыларны бүләкләү тантанасы булды.
Республикадан телемарафонда катнашу өчен 70кә якын гариза килгән иде, профессиональ жюри иң яхшы унысын сайлап алды. Өч башкаручының чыгышы берничә сәгатьлек «Смотрим» платформасында эфирдан бөтен илгә күрсәтелде. Төрле яшьтәге башкаручыларның җырлар язылган видеоларында — Ватанга мәхәббәт, республиканың истәлекле урыннары темалары чагылыш тапты, татар телендә дә әсәрләр яңгырады.