Кичә “Созвездие-Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәгендә Разил Вәлиевнең “Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!” спектакленең соңгы репетициясе узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Мюзикл яшьләр өчен генә түгел. Тамаша җиңел карала, матур җырларга һәм биюләргә генә бай. Ихлас ярату һәм дуслык кебек кыйммәтләрне дә күреп була.
Үз актуальлеген югалтмаган һәм бүгенге көндә эстетик һәм сәнгати таләпләре нигезендә танылган әсәрнең адаптациясе мюзикл жанрында хәл ителгән. Бу Разил Вәлиевнең “Әйдә, барыйк,кызлар карыйк” әсәрее турыдан туры тәрҗемә түгел, ул мюзикл жанрына җайлаштырылган.
“Созвездие-Йолдызлык” театры үзенең беренче театраль сезонын тәмамлады. Аның эшчәнлегенә катнашы булган бөтен кеше дә кәнагать калды һәм бу аларның күңелендә әле озак сакланыр.
Икенче сезон нәкъ менә “Әйдә, барыйк,кызлар карыйк” спектакленнән башланып китә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ленар Хәбибуллин.