Яңа уку елында Татарстанда креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Аны Фешин исемендәге сәнгать училищесы базасында эшләтеп җибәрәләр, Әлеге мәктәп нәрсәсе белән үзенчәлекле, анда кемнәр шөгыльләнә ала? Бу хакта киләсе сюжетта.
Хәзер сәнгать училищесында ремонт бара. Тарихи бинаның үз йөзен, башлангыч архитектурасын саклап калырга тырышалар. Моңа кадәр бинаның көньяк өлешен төзекләндергәннәр, ул авария хәлендә булган. Хәзер төзекләндерүнең төп этабына күчкәннәр.
Реконструкция буенча гаять зур эшләр 2018 елда башланган. Хәзер остаханәләрдә һәм аудиторияләрдә-уңайлы, ә иң мөһиме — куркынычсыз. Ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе училищеда узды. Ә сентябрьдә биредә креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Биредә анимация, дизайн һәм видеопродукция ясау осталыгына өйрәтәләр.
Быел мәктәпкә 12-17 яшьлек 80 укучы алына. Алар бушлай белем ала. Керү өчен иҗади конкурс юк. Заявка бирүчеләрне алалар. Матбугат конференциясе гадәти булмаган форматта узды. Традицион «сорау, җавап бирү» генә түгел. Журналистлар үз тәкъдимнәрен кертте. Әйтик, милли репертуарны Татарстаннан читтәге мәдәни афишага да өстәргә кирәк.
Мәдәниятне массаларга җиткерергә Тукай картасы да ярдәм итә. Бу — «Пушкин картасының» аналогы. Ул республика театрлары һәм музейларына бару өчен билгеләнгән. Хәзер финанслау мәсьәләсе хәл ителә.
Фирүзә Насыйрова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.