Горький исемендәге Яшел Үзән заводында корабльләр төзү көнендә суга тизйөрешле «Метеор» пассажир судносын төшерделәр. Тулырак киләсе репортажда.
Яңа судноны суга төшергәндә, шампан шәрәбен аның бортына бәреп ватарга кирәк.
Беренче сугудан ук ватылды – бу яхшы билге. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы верфыннан яңа тизйөрешле теплоход — «Метеор 2020» килә, элгәреге судно белән аларның исеме генә бер.
Корпуска йөкләнешне киметү, дулкыннар вакытында иң яхшы тотрыклылык, ә иң мөһиме зур йөреш дистанциясе. Тулы йөкләнеш вакытында — бортта 120 кеше, крейсерлык тизлегендә судно меңнәрчә километрга кадәр йөзеп китәргә мөмкин, өстәвенә, экипаж, пассажирларга яңадан-яңа уңайлыклар тудырылган.
Беренче булып яңа тизйөрешле теплоходны Ханты-Манси автономиясе округы халкы бәяли.
Бу беренче теплоход кына әле. Икенчесе төзелеп килә, ул да Иртыш һәм Обь буйлап йөриячәк. Метеорлар өчен беренче рейслар киләсе җәйгә планлаштырылган.
Булат Шәкиев Ринат Сәхипгәрәев.