Ижади кешеләренең тормыш юлы, иҗаты сикәлтәле юллар аша уза. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Наил Вәлиевнең «Чор һәм аның иҗатчылары» китабы тәкъдир ителде.
Наил Вәлиевнең «чор һәм аның иҗатчылары» китабы үзенчәлекле язмышларны яктырта. Казан зыялылары – рәссам Алексей Аникеенк һәм сәнгать белгече Анатолий Новицкийның үзара мөнәсәбәтләре турында тасвирлана.
Басмада 1960-1970 еллардагы архив хатлары тупланган, аларны автор үзенең шәхси стиле аша тапшыра.
Шулай ук әлеге чарада тамашачылар Алексей Аникеенк картиналары белән дә таныша алды. Әдәби-нәфис әсәр киң даирә укучыларга исәпләнгән. Китап «Заман» китап нәшрияты тарафыннан 300 данә тираж белән нәшер ителгән.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.