Физик, юридик затлардан салым җыюда нинди яңалыклар бар? Татарстанда 1 нче июльдән салым системасының гадиләштерелгән пилот проекты гамәлгә керә, ул нәрсәдән гыйбарәт?
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы актуаль мәсьәләләргә багышланды. 5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин салым түләү буенча тыңлаучыларны борчыган сорауларга аңлатма бирде. Без дә студия кунагының кайбер көнүзәк сорауларга җавап бирүен сорадык.