Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының 8 нче Бөтенроссия съезды тәмамланды. 27 июньнән 29 июньгә кадәр бөтен Россиядән җыелган татар теле укытучылары лекторийларда, осталык дәресләрендә, белемнәрне камилләштерү буенча тренингларда катнаштылар. Пленар утырышта төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Математика, физика һәм хәтта химия – барысы да татар телендә. Конспектлар, практик биремнәр — электрон чыганакта. Барысы да заманча, уңайлы. Шулай итеп, цифрлаштыру мәгариф процессын гадиләштерә.
Татар телен өйрәнүнең яңа перспектив ысуллары-татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 8 нче Бөтенроссия съездының төп темасы. Россиянең 22 төбәге мөгаллимнәре фикер алышты.
Төп игътибар телне мәктәптә, балалар бакчасында, гаиләдә өйрәтүгә бирелде.
Мультимедиа платформаларын кулланышка кертү, балалар театр клубларына, туган телдәге профильле лагерьларга булышу буенча фикер алыштылар.
Республиканың иң яхшы мөгалимнәрен «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме белән бүләкләделәр .
Диана Дасаева, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.