Хәзер вакытта балалар бакчасына йөрүче балаларның 80 проценты әлегә гамәлдә булмаган һөнәрләр белән шөгыльләнер, дип фаразлана. Казан инновацион университеты галимнәренең фикере шундый.
Бу хакта “Татарстан — яңа гасыр” республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәте офисында сөйләштеләр. Киләчәктәге төп максат — кадрларны цифрлаштыру шартларына әзерләү. Профильле министрлыклар, республика югары уку йортлары, эш бирүчеләр, парламентарийлар һөнәр юнәлешләре проектлары, яшьләр белән эшләү, инклюзив белем турында сөйләштеләр. «Мәктәп — югары уку йорты — эш бирүче» максаты нәтиҗәле эшләргә , тотрыклы булырга тиеш, дип саный экспертлар.Чөнки кайбер һөнәрләр буенча сорау белән тәкъдим арасында аерма барлыкка килгән. Шуңа күрә хәрәкәт активы «Татарстан һөнәре навигаторы» цифрлы платформасын булдырырга тәкъдим итә. Ул кешегә яшь чактан ук һөнәрне билгеләүне күздә тота.