Үз туганыңның исемен Бөек Ватан сугышы елларындагы «Лица Победы» тарихи депозитариенда мәңгеләштерергә мөмкин. Каһарманның фотосурәтен сканерга күчереп, аның хәрби биографиясен язып җибәрергә кирәк. Портретлар проект порталында һәм Мәскәүдәге Җиңү музеенда урнашкан видеостендта урнаштырыла.
Россиядә Бөек Ватан сугышы афәте кагылмаган гаилә юк. Әтиләр, бабайлар яу кырында сугышкан. Миллионлаган кеше яу кырыннан кире әйләнеп кайтмаган. Каһарманнар батырлыгы еллар дәвамында буыннардан-буыннарга күчеп, хәтерләрдә саклана. Миллионлаган язмышлар тарихи ельязмага берләшә.
Батырлыкларны «Лица Победы» цифрлы банкында мәңгеләштерергә мөмкин. Бөек исемнәр шунда берләштерелә.
Лицапобеды.рф сайтында киләчәк буыннар өчен каһарман образын мөстәкыйль рәвештә саклап калырга мөмкин. Үз туганыңның фотосурәтен сканерга күчереп, биографиясен язып, архивка җибәрергә кирәк. Интернетка керү белән проблемалар чыкса, офиска мөрәҗәгать итәргә була.
Күп функцияле хезмәтләр офисларында барысын да бушлай эшлиләр. Шулай итеп, миллионлаган исемнәр туплана.
«Лица победы» проекты порталында һәм Мәскәүдәге Җиңү музее видеостендында — үлемсез хәтер экспозициясе яңара.
Ия Кислицына,Татарстан яңалыклары.