Казанның 15нче номерлы мәктәбен тәмамлаучылар арасында Луганскидан килеп укуларын дәвам итүчеләр дә бар. Башка чыгарылыш сыйныф укучылар белән бергә, аларга да аттестат тапшырдылар.
Россия белән Украина мәгариф системаларында аерымлыклар бар. Шуңа күрә яңа мәктәптә уку процессына кереп китү кыен булса да, укучылар авырлыкларны уңышлы җиңеп чыкты. Аларга мәктәп коллективы да булышлык күрсәтте. Луганскийдан килгән өч чыгарылыш сыйныф укучысы да киләчәктә укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләк белдерде.