Республикада яшәүче төрле милләт халыклары үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен кайтара. Тәтеш районында «Кояшка табыну» дигән борынгы йоланы яңарттылар. Килдеш авылында яшәүчеләр мордваларның «Валда Шинясь» дигән бәйрәмен билгеләп үтте. Якты көн бәйрәменең күркәм мизгелләре киләсе репортажда.
Клавдия Петровна кояш чыккач, дога укый, кәрҗингә сый –нигъмәт тутыра. Мордваларның милли — «Валда Шинясь», ягъни “Якты көн” бәйрәменә бар күңелен биреп, җентекләп әзерләнә.
Юл чатында әби якын дуслары — яшьтәшләре белән очраша. Халык җырларын көйләп, Изге Кирәмәт чишмәсенә төшәләр, ә аннары тауга менәләр.
Мордваларның Килдеш авылында «Кояшка табыну» дигән борынгы йоланы яңартканнар.
Уртак аштан соң мордва мәдәнияте бәйрәменең иң күңелле йолалары башланып китә.
Артистлар спектакль аша мордва халкы тарихы, аның традицияләре турында сөйли. «Кояш сәгатьләре буенча яшәү сәнгате» — искиткеч тамаша.
Мордва гореф-гадәтләре турында нарат йортта да белергә була. Мондый йортларда зур гаиләләр яши.
«Валда Шинясь» — кояш, муллык һәм уңдырышлылык бәйрәме. Милли ризыклардан өстәлләр сыгылып тора. Барысы да элеккеге традицияләргә туры китереп әзерләнгән.
Милли-гореф гадәтләр күп төрле, мавыктыргыч. Теләүчеләр үзләрен балык тотуда сынап карады, мордва халык уеннарын уйнады, мифологик персонажлар белән танышты, үзләренә могҗиза ачучылар да табылды. Мордва мәдәниятендә хатын-кызларны хөрмәтләү аерым урынны алып тора.
Ия Кислицына, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш районы.