Күркәм тамаша, рух ныклыгы. Байлар Сабасында гадәти булмаган ярышлар узды.
Атларда көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия төбәкләреннән, якын чит илләр — Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Калмыкия, Башкортстан һәм Татарстаннан 36 спортчы катнашты. Чемпионат кагыйдәләре буенча, ярышта катнашырга19 яшькә җиткән спортчыларга гына рөхсәт ителде, ә атлар махсус әзерлеккә ия булырга тиеш иде. Ат өстендәге иярдә озаграк торучылар җиңеп чыкты. Ярышлар һәркемнең зур игътибарын җәлеп итте, җиңүчеләр медальләр, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.