Әфган сугышына нокта куелганга 30 еллап гомер вакыт узса да, анда күргән тетрәнү һәм яралар һаман йөрәк түрендә дип искә ала Яшел Үзән районы Кече Ачасыр авылы егетләре. Интернационал сугышчылар хөрмәтенә авылда обелиск куелды. Тантаналы ачылышны Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
80нче еллар башы. Кече Ачасыр авылы бөркет егетләрен бер-бер артлы армия сафларына хезмәт итәргә озатып кала. Ак яулыклы әбиләр, пакъ күңелле әниләр исән-сау әйләнеп кайтыгыз, балакайлар дип күз яшен сөртеп кала. Авылның асыл егетләре Җамалиев Илшат, Гисматов Рөстәм, абыйлы-энеле Зөфәр һәм Фәнис Сабитовлар киткән чакта кайнар ноктага — Әфган сугышына җибәреләселәрен белми әле.
Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без. Туган җирдә истәлек билгесе итеп обеликс ачу нияте белән егетләр авылдашларына мөрәҗәгать итә.
Чарада барлык әфганчыларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, алар рухына дога кылдылар. Соңыннан Подполковник Илшат Паймурзин интернационалист сугышчыларга, шулай ук обеликс ачуда зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чарада катнашучыларның һәркайсы үз эченнән бары бер теләк әйтте: көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Җыр
Айзилә Батырханова, Владимир Юрков, Татарстан Яңалыклары