Ел башыннан алып республикада 735 кеше электр самокатларында йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Штрафлар төп машиналар йөрү урынына чыккан, тиешле булмаган урында юл киселешенә яки светофорның тыю сигналына кергән өчен салынган. Республикада бу ике тәгәрмәчле транспорт катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, 9 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында искә төшерде.