Россиянең сайлау системасы-уникаль. Күп кенә көнбатыш илләреннән аермалы буларак, ул федераль хакимиятнең бер генә структурасына да керми. Бу хакта Татарстан делегациясе белән очрашуда Элла Памфилова белдерде. Алар — гражданлык активистлары,Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән заманча сайлау системасына үз карашлары белән уртаклашу өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясенә чакырылган парламентарийлар.
Төбәк Үзәк сайлау комиссияләре җитәкчеләреннән аермалы буларак, Россия Үзәк сайлау комиссиясендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре сирәк була. Элла Памфилова Татарстан делегациясен төрле темаларга сөйләшү өчен формаль булмаган очрашуга чакырды.
Сайлау кампанияләре белән кызыксыну төрле электрон төркемнәрдә булырга тиеш. Участокларга килү өчен кызыксыну булырга тиеш.
Татарстан Үзәк Сайлау Комиссиясе эгидасы белән узучы «Наш голос» сайлаучылар форумы сәяси экспертларны, парламентарийларны һәм сайлаучыларны үзенә җыя. Бу хакта һәм башка инициативалар турында да сөйләнде.
Республикада танылган блогер Алинә Гыймалтдинова онлайн режимда тавыш бирүне күзәтүнең ничек баруы турында сөйләде. Ә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия СабУрская халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен сайлауларда уңайлы мохит булдыру турында сөйләде.
Элла Памфиловага республика массакүләм мәгълүмат чараларының сайлау комиссиясе белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсе кызыклы булды.
«Наш голос» тапшырулары циклында сайлауларның барышы һәм аларны кемнәр уздыруы турында кызыклы фактлар белделәр. Участок комиссиясе рәисләре һәм әгъзалары – шундый ук татарстанлылар-мәктәп директоры, укытучы, табиб яки фермер.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сайлауларга карата кызыксыну, нигездә, Комиссия эшенә бәйле, дип саный. Татарстан шуның бер мисалы.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Борис Эбзеев та шулай дип саный. Ул республика Үзәк сайлау комиссиясе эше белән җентекләп танышкан.
Киләсе елда Татарстан Республикасының беренче сайлау органы оешуга 100 ел тула. Нәкъ менә Казанда сайлау системасының тарихына һәм бүгенгесенә багышланган халыкара конференция уза. Форумның төп практик максаты-сайлауларда катнашу өчен кызыксыну уяту. Чөнки һәркем өчен бу бюллетеньгә тамга салу гына түгел, ә бурыч һәм гражданлык позициясе дә.
…..
Атна парламент һәм сәяси тормыш вакыйгаларга бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышында катнашты. «Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары социаль хезмәтләрне цифрлаштыру мәсьәләләре турында сөйләште.
Санкт-Петербургта Сабантуй инде гасырдан артык уза. Невада беренче тапкыр ул 1913 елда Йосыпов бакчасында үткәрелә. Ә узган гасырның 50нче елларыннан башлап Сабантуй биредә – Всеволожск районының Энколово авылы янындагы матур урыннарында даими үтә.
Сабан бәйрәменең масштабы һәм матурлыгы һәрвакыт Петербургта, өлкәдә яшәүчеләрне гаҗәпләндерә. Бу конфессияләр, буыннар, Халыклар дуслыгы бәйрәме. .
Татарстан кунакларын Сабантуй бәйрәменә көтеп алалар. Фәрит Мөхәммәтшин Төньяк башкаласы һәм Ленинград өлкәсе җитәкчелеге белән татар этнофольклор авылында булып, батырларның көрәшен кызыксынып күзәтәләр, уртак дуслык бәйрәмен берләштерүчеләрне сәламлиләр.
Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Сабантуй тематик символларның берсенә әверелде. Ул татар халкының гореф – гадәтләрен саклап кала: чәчүдән соң җыелышып, бер мәйданда төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләде. Парламент җитәкчесе ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен киләсе буыннар өчен саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Республиканың Санкт-Петербургтагы Сабан туенда алабугалылар инде күп еллар катнаша. Сабантуй – бөтен дөньяда Татарстан брендларының берсе, ди алар. Өстәвенә, Алабуга мэры Рөстәм Нуриев кече туристлык шәһәрләр ассоциациясе башлыгы булып тора. Ел саен бәйрәмне Санкт-Петербург һәм өлкәдәге Татарстан вәкиллеге оештырырга ярдәм итә.
Төньяк башкалада концерт программасы, халыкның күңел ачулары соңга кадәр барды. Ә оештыручылар шәһәр халкының чын традицион халык мәдәниятеннән алган хис-тойгылары озакка саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.
…
Парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.