Татарстанда дүрт мең ярым кеше талпан эләктерү сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән. Бөҗәкләрнең бер өлеше боррелиоз белән зарарлы. Республика энцфалит буенча куркыныч зонада тора. Тулырак киләсе язмада.
Талпаннар үз корбаннарына агачлардан һөҗүм итә дигән фараз дөреслеккә туры килми. Алар вак куакларда яки үлән өстендә яши. Тиз хәрәкәтләнәләр. Хәзер талпаннарның агрессив чагы. Республикада дүрт мең биш йөздән артык кешенең тәненә талпан утыру очраклары теркәлгән. Талпан утыру энцефалит, башка йогышны тартау чыганагы буларак куркынычлы.
Талпаннар Чулман арьягы, көнчыгыш районнарда күп очрый. Әйтик, Әгерҗе якларында. Казан белән Яшел Үзән дә эпидимиологик үзәк булып санала. Шуңа күрә табигатьтә ял иткәннән соң, тәнне карап-тикшереп чыгарга кирәк.
Республикада талпаннарга каршы эшкәртү бара.
Бер мең дүрт йөз гектар территория эшкәртелгән. Шулай да саклык чараларын барыбер үтәү зарур.
Кислицына Стендап убрать
Кан эчүчеләрдән саклану ысуллары күп төрле. Күбесе-нәтиҗәле.
Тәнгә талпан утырса. тешләсә, тизрәк табибларга мөрәтҗәгать итәргә, талпаннан йогышка анализ алырга кирәк.
Ия Кислицына, Ильдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары.