Җәй айлары бергә укыган сыйныфташлар, төркемдәшләр очрашуы белән истәлекле. Күптән түгел Казан төзелеш-архитектура университетында 1972нче елгы чыгарылыш студентлары очрашты. Ярты гасырдан соң очрашкан төркемдәшләрнең бәхетле мизгелләрен Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
Әле кичә генә студент булып йөргән егет-кызлар, бүген республикабыз үсеше өчен зур төзелешләрдә катнашып, дәрәҗәле исемнәр алган шәхесләр. Кулларына аттестат тотып, якты киләчәккә өмет белән карап алар Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга төзелеш институтына килә. Сәнәгать-гражданлык төзелеше белегчлеген сайлап, бер дә ялгышмый. 1972нче елда институтны яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Россиянең төрле төбәкләренә эшкә китә. Аерылганда һәр биш ел саен очрашып торырга сүз бирә төркемдәшләр. 50 ел гомер мизгел эчендә узып та кткән.
Хәл-әхвәл белешеп, гаилә, балалар һәм оныклар турында сорашканнан соң, укыган елларда калган кызыклы хәлләрне искә төшерү башлана.
Сәнәгать-гражданлык төзелеше белгечлеген алган студентларның күбесе КАМАЗ төзелешендә актив катнаша. Галина Сергеева да шундыйларның берсе. Төзелеш институтында ул үзенең булачак ире белән таныша, матур гаилә кора. Бу уку йортын сайлавыма, төзүче булганыма бер генә дә үкенмим ди.
Ә менә Александр Полканов 1963 нче елда төзелеш институтына Коми Республикасы Ухта шәһәреннән килә.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Илфак Вилданов ярты гасырдан соң очрашкан студентларга университет аудиторияләренә экскурсия ясады. Бу очрашуда мәңгелек дуслык билгесе итеп һәркемгә футболка тапшырылды. Еллар агышы кая гына илтмәсен, студент чакта бирелгән дуслык вәгъдәсе һәрвакыт аларның йөрәк түрендә.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.