Арча районында фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен маркетплейслар аша үз продукцияләрен сату буенча семинар-укулар узды.
Арча мәдәният йортына Әтнә, Теләче, Арча, Саба һәм Кукмара районнары фермерлары җыелды, барысы да оффлайн эшләргә күнеккән эшмәкәрләр.Аларга виртуаль базарга чыгарга мондый семинарларда ярдәм итәләр. Электрон сәүдә үзәге белгечләре продукцияне онлайн сата башларга бушлай ярдәм итә.
Әлеге семинар он-лайн мәйданчыгына чыгарга әзерләнепргә булыша. Маркетплейслардан файдаланганда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекләр күренеп тора-эшмәкәрләр бәяне үзләре билгели, сатып алучыларның колачын киңәйтә ала.
Хәзер интернет-сәүдә-икътисадның иң тиз үсә торган тармагы. Шуның 60 процентын маркетинг тәэмин итә. Аларның иң перспективалы категориясе- ашамлыклар. Узган ел онлайн продуктларга 302 миллионзаказ бирелгән. Узган ел онлайн мәйданчыкларга өч мең ярымнан артык эшмәкәр чыккан.
Айгөл Һидиятова, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары, Арча районы.