Новокузнецк шәһәре Администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка икенче Халыкара шахтерлар Сабантуен оештырганы һәм Кузбассның татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инде бүген үк нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре, халык кулланышы товарлары һәм көнкүреш химиясе продукциясен китерүне арттырырга әзер. Очрашу ахырында һәм ирешелгән килешүләрне раслап, 2022-2024 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек итү турында Кемерово өлкәсе администрациясе Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планының яңа редакциясе имзаланды.