Кайгылы хәбәр. Татарстан президентының экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллин вафат булды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.
Фатыйх Сибагатуллин 1950 елда Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария, финанс-икътисад институтларын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. 1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләде, 1995-1996 елларда Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкарды. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшләде, 2007 елдан бирле РоссияДәүләт Думасы депутаты итеп сайланды.
Фатыйх Сибагатуллинның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.