Моның нәтиҗәлелеген Бөгелмә районыннан Нуждиннар гаиләсе тагын бер кат исбатлады. Игенчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнеп, фермерлар «Аростартап» дәүләт ярдәменең республика программасыннан файдаланды.Тагын бер юнәлеш — мөгезле эре терлекләрнең ит токымнарын үрчетү эшен башлап җибәрделәр.
Денис Нуждинның әтисе маллар симертү белән 2 ел элек шөгыльләнергә булган. Грант алуга гариза язган, аны откан, акчасына токымлы терлекләр сатып алган.
Тиздән терлекләр саны арта. Таналар көтүен генә дә өч йөз башка җиткерергә исәплиләр.
Базарга беренче продукцияне ел ярымнан соң чыгарырга исәплиләр. Беренчедән, терлекләрне симертергә, икенчедән, грантның барлык шартларын үтәргә кирәк. Сату белән проблемалар юк. Сатып алучылар кызыксыналар инде. Денис үзе, әтисеннән аермалы буларак, үсемлекчелек белән дә уңышлы шөгыльләнә – бөртек, мал азыгы үстерә. Ә аның хатынының100 баш савым сыеры бар. Анда да азык кирәк.
Хәзер республикада фермер эшен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип саныйлар Нуждиннар гаиләсендә. Иренмәскә һәм дәүләт ярдәме программаларыннан файдалана белергә кирәк.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә районы.