Бөгелмә шәһәре янындагы кечерәк кенә Алга авылында Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын мәңгеләштерделәр. Хәтер һәм кайгы көнендә авыл халкы үз куллары белән утыртылган алма бакчасында батыр авылдашларын искә алды. Бакча ике ел элек Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә фермер Рәис Шәфыйков баашлангычы белән ачылган.
“Тормышта һәркем үзеннән соң нәрсә дә булса калдырырга тиеш”, — дип саный Бөгелмә фермеры Рәис Шәфыйков. Ике ел элек ул Җиңү юбилеена сугыштан кайткан һәм яу кырында калган якташларыбыз истәлегенә алмагач бакчасын утыртырга карар иткән. Байтак алмагач, карлыган куаклары утыртканнар. Үсентеләргә ашлама керткәннәр, даими карап торалар.
Бакчаны гел карап тоталар. Аны махсус койма белән әйләндереп алганнар, кышын куяннар һөҗүм итә. Яшь үсентеләргә су сибәләр. Беренче уңышны җыеп алырга әзерләнәләр.
Бакчада күп уңыш алуга гына исәп томыйлар. Берничә елдан ул зур гөлбакчага әйләнер, үзенең матурлыгы, зурлыгы белән каһарманнар батырлыкларын искә төшерер, диләр.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә районы.