Питрәч районының Әлбәдән авылында истәлекле вакыйга – якташлары, Советлар Союзы Герое, армия майоры Петр Михайлович Гавриловичка бюст ачу тантанасы булды. Брест крепостен саклаган соңгы каһарманның якты истәлеге буыннардан-буыннардан күчеп сакланыр.
Һәйкәлгә чәчәкне беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов салды. Каһарманның батырлыгын якташлары яхшы хәтерли. Брест крепостен саклаганда исән калучылар бик аз. Ветеран исән чагында туган ягына туганнарын, дусларын күрергә, укучылар белән аралашырга кайткан.
Петр Михайлович Гаврилов якташлары өчен легендар шәхес. Авылда аның хөрмәтенә музей ачылган, мәдәният йортында тарихи түгәрәкләр эшли, 4 ел инде биредә «Әлбәдән» хәрби уеннары үткәрелә.
Хәзер каһарман истәлеген бюст та саклый Аның проекты иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Авторы-сынчы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдов.
Булат Шакиев, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.