Ленар Зарипов Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Кандидатураны район Советының чираттан тыш утырышында расладылар.
Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Яңа вакытлы җитәкче-Актаныш районында туган. Электромонтердан алып, предприятие җитәкчесенә кадәр хезмәт юлын узган. Исегезгә төшерәбез, районның элеккеге җитәкчесе Энгель Фәттахов июнь башында отставкага китте. Ленар Зарипов алдында районны үстерү буенча кайбер бурычлар тора.