Тарихлы,китаплы халык беркайчан югалмый. Кайчак вакыйгалар, шәхесләр турында арабыздан киткәч тә истәлек, хатирә язып калдырмый мөмкин түгел.Тапшыруыбызны Китап сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина дәвам итә.
Иң изге һөнәр ияләре Табиблар турында чыккан беренче китап Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е булса, икенчесе «Олы җанлы кеше.Хирург һәм профессор Галиевның язмышы» дигән китаптыр мөгаен.
Милли китапханәдә медицина фәннәре докторы, профессор Ринат Галиевның тормышына һәм профессиональ эшчәнлегенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды.
Ринат Галиев – Татарстанда медицина өлкәсендә кеше органнарын күчереп утыртуга нигез салган шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Россия һәм Европаның уролог, онкологлар оешмасы әгъзасы. Ул 40 елдан артык дәвалау эше белән шөгыльләнә, шуның 30 елын Республика клиник хастаханәсендә бөерләр күчереп утырту бүлеген һәм нефрология кафедрасын җитәкли. Ике тапкыр «Ак чәчәкләр» премиясенә лаек була. 2019 нче елда вафат.
Схн Марат Аппаков Татарстанның атказанган табибы
Үзенең уникаль операцияләре белән ул меңләгән кешеләрне үлемнән йолып кала. Аның исеме Россия медицинасы өлкәсенә алтын хәрефләр белән язылган.
Китапның идея авторы – хатыны Галия Галиева, язучы- авторы Валерий Мирошников. Кичәне Валерий Мирошников Лилия Апакова белән бергә алып барды.
Әйе, ак чәчәкләрдәй ак күңелле, изге җанлы кешеләр генә саваплы да, җаваплы хезмәтне үти, шатлык өләшә аладыр.
*****
Авыллар тарихын өйрәнү изге һәм кирәкле гамәл. Кайбыч авылы тарихы турында китап нәшер ителде. Авторларның сүзләренчә, алар авылдашлары Хәлим Гарипов калдырган кулъязмаларны кулланган.
Татарстанның атказанган төзүчесе Фәрит Гарипов – Казанда, ә Әдип Садриев Буада яши. Китапны алар җиде ел элек яза башлый. 2022нче елда китап басылып чыга. Басманы “Һәйкәлләрдә безнең хәтер” дип атаганнар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган Кайбыч авылы егете Хафиз Төхбиев, авторлар сүзләренә караганда, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ләкин дәрәҗәле исемне ала алмаган.
Китапта Кайбыч авылы турында күп мәгълүмат бар. Аның беренче йөз битен Хәлим Гарипов язып калдырган. Ул мәктәпнең беренче директоры, заманында Маяк колхозына нигез салучы булган. Кулъязма Казан федераль университетында сакланган. Шулай ук җирле китапханә материаллары да кулланылган.
Үткәнен белмәгәннең киләче юк. Үткәннәрне барлап, олыларны зурлап яшик дип бүгенгә саубуллашам.