Ял итәргә бару өчен әйберләр дә җыелып беткән. Тик алдан сатып алынган юлламалар өчен өстәмә акча түләргә кирәк икән. Туроператорлар күптән Төркиягә билетлар сатып алучылардан тагын акча түләүләрен таләп итә. Бәяләрнең кискен күтәрелүе ни белән бәйле, ял итмәгән өчен әхлакый зыянны кем каплый? Бу хакта киләсе язмада.
Туроператор шалтыратканнан соң, кайберәүләрнең шәп ял турындагы хыялы челпәрәмә килә. Юлламаның тагын ярты бәясе кадәр акча түләүне таләп итәләр.
Юлиянең тарихы – беренчесе дә, соңгысы да түгел. Меңләгән Россия туристының кәефе кырылган. «Все Включено» турына вакыт узгач, туристлардан ягулык өчен аерманы түләүне сорыйлар.
Моны закон ничек бәяли? Юрист аңлатмасын тыңлыйк.
Юл бәяләре артты. Санкция шартларында элекке бәяләр белән барып булмый.
Гүзәл Зәйнакова, Татарстан яңалыклары.