7 чакрым арада 150 капчык чүп-чар. Әлмәт шәһәре укучылары җирле экология департаменты хезмәткәрләре белән бергәләп, Зәй елгасы буйлап Тихоновкадан Урсалыга кадәр көймәдә йөзеп, шулкадәр чүп җыйганнар. Активистлар елгада йөзү сезонын май бәйрәмнәрендә ук ачкан. Бу юлы ике дистәгә якын укучы яңа катамараннарда йөзәргә чыкты.
Кемгә -ял, ә кемгә эш. Әлмәт экологлары укучыларның каникуллары башланганчы ук, елга ярын җыештыруга керешә. Беренче капчыкны чүп-чар белән биш минут эчендә тутыралар. Катамараннарда җыештыру сезонын экологлар Бөек Җиңү көне алдыннан ачалар. Ул чакта катамараннар да аз була, өмәдә экология департаменты хезмәткәрләре катнаша.
Өмәләрдә алыштыргысыз катнашучыларының берсе Илья Ярославлев. Ул «Олимп» клубын җитәкли. Эксперт буларак, яңа йөзү техникасының җиңелрәк, ныграк булын әйтә. Аларны җыю да җиңелрәк, бик уңайлы. Илья җәяүле яки көймәдәге өмәләрне бер дәрәҗәдә бәяли, һәрберсенең үз романтикасы бар, ди. Өстәвенә, эколог дуслары кызыклы маршрутлар әзерләгән.
4 яңа катамаран, коткару жилетлары, шлемнар – болар барысы да нефтьчеләр грантына сатып алынган. Куркынычсызлык таләпләре төгәл үтәлә. Өстәвенә, акциягә иң өлкән мәктәп укучылары җәлеп ителми. Яр буе зоналары тагын да чистарак булсын өчен тырышалар. Быел 5 миллион грант акчасы экологик сәяхәтчеләрнең тукталышларын төзекләндерүгә тотыла.
Мондый тукталышларның беренчесе инде бер айдан барлыкка килергә тиеш. Ә укучыларга өч-дүрт сәгать вакыт сизелмичә үтеп китсен өчен ныгырга кирәк. Башта бөтен команда коткару жилетларын кия, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж тыңлый.
Йөзү техникасы суга төшерелгән, беренче команда сәфәргә кузгала. 4 көймәгә 23 кеше бүленгән, шуларның 19ы-мәктәп укучылары. Үзләре белән су запасы, чүп капчыклары бар. Беренче чүп-чарны инде йөз метр баргач ук табып алалар. Экологлар үз ярдәмчеләрен маршрут дәвамында озата бара. Хәзер махсус техниканы көтәргә кирәкми. Машиналарга үзбушаткычлар тагылган. Акциянең нәтиҗәсе — 7 чакрым узылган юл һәм 150 капчык чүп-чар.
Тимур Туманов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт районы.