Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм торак мәсьәләләре Дәүләт Советы Президиумы утырышының игътибар үзәгендә булды. Россия президенты Владимир Путин конкрет бурычлар куйды.
Очрашу видеоконференция режимында узды. Төп доклад белән вице — премьер Марат Хөснуллин, Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясен җитәкли. Ташламалы ипотека программасы буенча 2 триллион сумнан артык суммага 776 мең кредит бирелгән, — дип белдерде ул. Программа төзелеш тармагын пандемиягә кадәрге дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирде. Рөстәм Миңнеханов әлеге программаны ел ахырына кадәр озайтулары өчен рәхмәт белдерде.