Үзләре бакыйлыкка күчсә дә мәңгелек җәүһәр булып моңлы иҗаты калган җырчылар күп түгел. Киләсе репортаж гомере халык хәтере белән исәпләнгән нәкъ шундый җәүһәр җырчы турында.
Р.Ахиярованың Р.Харис сүзләренә язылган «Сагындыра…» җыры әнинең иң яраткан җыры иде дип искә ала кызлары. Аның кабер ташында да шул җырның ноталары һәм «Сагындыра…» дигән сүзләр уелган.Үз язмышына аваздаш булган әлеге җырдагыча сагындыра шул.
Әрсезләр даннан.Әрвахлар догадан туймас ди, халык.
Шуңа да Корьән ашы уздыру саваплы гамәл.
Искә алу мәҗлесенә Әлфия Авзалованың якын туганнары, хезмәттәшләре, гаилә дуслары, шулай ук Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова чакырылган иде. Барысы да истәлекләре белән уртаклашты.
Инсия апа әйтмешли әнә шул прастуйлыгы — Гадилеге өчен үзебезнең Әлфия дип йөрткән аны халык.
Әлфия апа белән аралашып яшәгән якыннары барысы да бер гаилә кебек идек дип искә ала. Шул исәптән, Кәрим һәм аның җәмәгате Сания Габидуллиннар, озак еллар Әлфия Авзалова концертларында тавыш режиссеры булган Рәшит Шәһидуллин. Илбашы бүләк иткән сыйфатлы аппаратураның бер өлеше хәзер “Туган авылым” милли-туристик комплексында ачылган Әлфия Авзалова үзәгендә саклана. Үзәк ачылуда да, әлеге мәҗлесне оештыруда да эшмәкәр, Радик Абдрахмановның өлеше зур .
Әлфия апа үзәге музей гына түгел, ә чын мәгънәсендә аның иҗатын барлап–саклап һәм яңа буынга җиткерү мәйданчыгына әверелде. Аның исемендәге фестивальгә әзерлек тә әлеге үзәктән башлана. Бар гомерен сәгатькә багышлаган Әлфия апа тормышта да ярдәмчел, үзгә шәхес иде. Әнвәр Бакировның Мөнир Мазунов сүзләренә язылган «Әниемнең җылы кочагы» — аны таныткан җырларның берсе. Ә халыкның кат-кат сорап җырлата торган җыры — «Картаямыни соң йөрәк» җыры.
Олыгайган көннәрендә дә яшәүгә мәхәббәтен югалтмаган Әлфия апабыз, сагынган саен сагындыра шул. Аны искә алуыбыз, дога булып ирешсен.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.