Бүген — Хәтер һәм кайгы көне. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. 60 секунд эчендә Мәскәүдә һәм төбәкләрдә ТВ һәм радио тапшырулары, шулай ук гадәти эшчәнлек туктатыла.
Бу вакыт очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.