Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар индексацияләнә. Беренче июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрә. Бәяләр арту су белән тәэмин итүгә, су бүлүгә, газга, кайбер башка хезмәтләргә кагыла. Теманың дәвамы киләсе язмада.
Август аенда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә үзгәрешләр көтелә. Казанда яшәүчеләр тарифларның артуын июльдә үк сизәчәк. Индексация башкалада 13, республикадагы 57 муниципаль берәмлек өчен 9,2 процентка тигез.
Төзелеш Министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә дә тарифлар буенча фикер алыштылар. Июль аеннан соң Татарстан тарифлар буенча Идел буе төбәкләре арасында уртадагы зонада була.
Яңа тарифлар буенча суның бер кубометры -2 сум 50 тиен тора, су бүлүгә 28 сум тотыла. Арифметика шундый, әйтик, 6 куб метр су кулланганда, кеше 14 сумга күбрәк түли, — дип аңлаттылар “Водоканал” вәкилләре. Су, канализация һәм җылылыкка тарифларны һәр муниципаль берәмлектә хезмәт күрсәтүчеләр көйли. Газ, электр энергиясе тарифлары бөтен республика өчен бердәм.
Барлык төр коммуналь хезмәтләрнең яңа бәясен Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында белергә мөмкин. Аз керемле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү дәвам итә.
Александр Шмагин, Татарстан яңалыклары.