Иван Явковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетының төп бинасында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең пленэр эшләре күргәзмәсе узды. Вернисажда натюрморт, шәһәр һәм авыл пейзажы жанрында иҗат ителгән эшләр тәкъдим ителде. Республикара иҗади дуслык турында тулырак — хәбәрчебез Мөршидә Җиһан.
Күргәзмәнең университет залында оештырылуы очраклы түгел. Сәнгать-график юнәлештә укыткан, соңрак сәнгать һәм музыкаль белем бирү факультетына әверелгән Яковлев университетын Татарстан Республикасының күп кенә танылган рәссамнары тәмамлаган. Алар арасында Анатолий Крылов, Эльфира Нигъмәтуллина һәм башка танылган рәссем осталары бар. Чараны оештыручы Чуваш Республикасының халык рәссамы Анатолий Данилов фикеренчә, күргәзмә аша милләтләрара дуслык күпере ныгый . Дөньяны матурлык белән бергә дуслык та коткара.
Чуашстан һәм Татартан рәссәмнары ел саен диярлек уртак күргәзмәләр оештыра. Казанда да еш була. Әлеге күргәзмәдә барысы 50 картина. Аларның күбесе Чистай шәһәрендә узган пленэр вакытында ясалган. Монна тыш рәссамнар берлеге үзара остаханәләр, аерым рәссәамнәр белән очрашу кичәләре дә үткәрү. Ә алар өчен иң әһәмиятлесе күргәзмә. Бирегә куелган картиналарны
Чуваш Республикасы Милли китапханәсенең «Көмеш гасыр» галереясендә күрергә мөмкин.
Милли китапханә галереясында Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган төбәкара күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан һәм Чувашстанның Рәссамнар берлеге рәисләре, рәссамнәр һәм Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин катнашты.
“Вакытлар аша” дип атлаган төбәкара күргәзмә 26 июньгә кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, махсус Татарстан яңалыклары өчен Чабаксар шәһәреннән.