Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында Төркия бизнес-делегациясен кабул итте. Республикага Төркия сәнәгать министрлыгы, шулай ук «Гебким» сәнәгать зонасы җитәкчелеге килде.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белән Әнкара арасында стратегик хезмәттәшлекнең үсә баруын искәртте. Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2021 елда 560 миллион доллардан артып киткән. Президент Төркия инвесторларына ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, Татарстан территориясендәге барлык заводларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Төркия компанияләре республикага ике миллиард ярым доллар инвестиция керткән. Төркия делегациясе «Алабуга» аерым икътисади зонасы, «КАМАЗ» заводы эшчәнлеге белән таныша.