Чаллыда сулыклар аерым игътибар үзәгендә. Мәләкәс, Чулман елгаларына кече суднолар инспекторлары, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре, коткаручылар көн саен рейдка чыга. Алар елгаларда фаҗигаларга юл куймас өчен, кизү тора.
Чаллыда законлы пляж берәү генә – Табиев яр буе районында. Калганнары кешеләр күпләп ял итә торган урын булып санала. Кызынырга, уйнарга була, тик менә суга керү тыела. Халык күбрәк Мәләкәс елгасы, Элеватор тавы янындагы сулык, «Навигатор» яхта-клубы, 48нче комплекс, Чаллы яры янында ял итә.
Үзәк урамындагы пляж- шәһәр халкы һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарының берсе.
Су коенырга билгеләнмәгән урыннарда коткаручылар юк, су төбе коенырга яраклаштырылмаган. Ял итүчеләр төрле фикерләр әйтә.
Кече суднолар дәүләт инспекторлары саклану листовкаларын тарата, суда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бигрәк тә балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк, суга исерек хәлдә керү тыела. Елгаларда сентябрьгә кадәр кизү тору оештырыла. Киләсе атналарда инспекторлар һава торышына карап, рейдларны дәвам итә.
Эльмира Гайнетдинова, Татарстан яңалыклары, Чаллы.