80 нән артык милләт вәкиле яшәгән Чаллыда да сабантуе гөрләп узды. Төрле мәйдааннарда халкыбызның борынгы бәйрәме рухы сизелеп торды.
Кунакларны импровизацияләнгән «Әкият» һәм «Авыл» утарларына чакырдылар, тетарлаштырылган тамаша күрсәттеләр.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән хезмәт алдынгыларына бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Сабантуенда шәһәр халкына чын бүләк – Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең зур концерт программасы иде. Әлбәттә, халык уеннары, милли көрәш бәйрәмнең биңзәге булды. Иң кечкенә көрәшчегә -7, иң өлкәненә – 50 яшь. Шәһәр ипподромы ат чабышларын яратучыларны җыйды. Шәһәр иҗат коллективларының концерты, күңел ачулар традиция буенча кичкә кадәр дәвам итте.