«Интертат» электрон газетасы “Шагыйрьләр урамы”- яңа рухтагы шигърият бәйрәме булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Милли Китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә “шагыйрьләр урамы” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды. Әлеге чара “Интертат” электрон газетасының 20 яшь тулу уңаеннан уздырылды.
СНХ Зилә Мөбәрәкшина – журналист
Әлеге кичәдә төрле буын шагыйрьләре катнашты. Һәрбер шагыйрь иң яраткан, күңеленә хуш килгән шигыйрен укыды.
Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барды. Катнашучылар арасыннан Равил Фәйзуллин, Ренас Харис, Миләүшә Гафурова һәм тагын бик күп иҗат сөючеләр катнашты.
Тамашачылар ике сәгать дәүрендә рухи азык алып, илһамланып, күңел рәхәте тоеп утырдылар.
Динә Нәҗметдинова, Ильдар Галяутдинов.