Microsoft Россия кулланучыларына Windows 11 һәм 10 системаларын йөкләтүне туктаткан
Windows 11 һәм Windows 10 системаларын рәсми сайттан урнаштырып булмый. Бу турыда ТАСС яза.
Windows 11 (ISO) системасын сайттан йөкләгән вакытта компаниянең сайтында хата чыккан дип күрсәтә. «Хата. Сезнең запрос белән проблема чыккан. Ярдәм алу өчен Майкрософт хезмәтенең контакт сәхифәсенә керегез», — диелә хәбәрдә. Әмма, әгәр VPN кулланылса, йөкләнеш бара.
Windows 10 системасын йөкләгән вакытта да шундый ук хата күрсәтә: «404-File or Directory not found». Әмма VPN тоташтырылса, йөкләнеш бара.