Түбән Камадагы “Кама Артегы” лагерында 18 көн эчендә балалар актив ял итте, спорт белән шөгыльләнде, күңелле тамашаларда, осталык дәресләрендә катнашты, иҗат белән мавыкты, яңа дуслар таптылар. Беренче сменада лагерьда 300дән артык бала ял итте. Киләсе сменаларда да шулкадәр бала сәламәтлеген ныгытыр, дип көтелә.