Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Питрәч районыннан 16 яшьлек Даниил Спатловка да ярдәм кирәк. Яшүсмер сирәк очрый торган чир белән авырый. Дәвалану курсын узу өчен шактый акча кирәк. Без аңа бергәләп ярдәм итә алабыз.
16 яшьлек Даниил беренче карашка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Бик тыйнак, яшәвен нык катлауландырган авыру турында сөйләргә күнекмәгән. Даниил сирәк авыру – муковисцидоз белән чирли. Авыр сулый, шуңа хәлсезләнә.
Төгәл диагнозны өч айлык чакта ук куялар. Шуннан борчулар башлана.
Быел Даниил тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Булачак һөнәр турында әле җитди уйламаган, тик кайчан да булса җиңелрәк сулау теләге белән яши. Спорт белән шөгыльләнергә хыяллана.
1 миллион 261 мең сумнан артык. Бу-Даниилны дәвалау бәясе. Гаиләнең шулкадәр акчасы юк. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәреп, без бергәләп булыша алабыз. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Гүзәл Зәйнакова. Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.